31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Халыкрара тәмәке тартуга каршы акция уңаеннан республикада төрле чаралар оештырыла.
Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова "Тәмәке тарту турында бөтен дөреслек" дигән темага әңгәмә үткәрде. Чарада 39 кеше катнашты, аларга мәгълүмати буклетлар таратылды.
Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да Бөтендөнья тәмәкесез көнен билгеләп үттеләр. Халыкка тәмәке тартуның нинди авырулары килеп чыгаруы турында сөйләделәр.
Югары Осланның "Өмет утравы" үзәгендә дә әлеге акциягә кушылды. Биредә яшь буынны да җәлеп итәләр. Мәгълүмати-агарту капкасы барышында халыкка «Сәламәт тәндә сәламәт рух»дигән буклетлар таратылды.
Буаның "Гармония" үзәге психологлары Ә. Кәримова һәм К. Князева "Үз сәламәтлегеңне тартма!" акциясе оештырды. Шәһәрнең үзәк паркында яшүсмерләргә "Тәмәке тартуның зыяны турында" белешмәлекләр таратылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мондый чаралар яшүсмерләрдә тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнә.
Шундый ук чаралар һәм акцияләр бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы башка учреждениеләрдә дә уза.