Республикада эшсезләр саны кимү темпы арта бара

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
26 нчы июльдән 1 нче августка кадәр булган хисап атнасы Татарстанда эшсезләр саны кимү темпы арту белән дә билгеләнә. Узган шундый ук вакыт эчендә бу күрсәткеч 0,28%ны тәшкил итсә, хисап атнасының ахырына бу сан 2,56%ка җитте. Бу мәсьәләдә иң уңай хәл Апас, Мөслим районнарында, шулай ук Алабугада күзәтелә. Биредә эшсезләр саны кимү темпы 19,56%, 14,28% һәм 15,5% тәшкил итә (тәртип буенча). Үз чиратында Яңа Чишмә, Актаныш һәм Лаеш районнарында хәлләр начар тора. Биредә эшсезләр саны кимү түгел, киресенчә, арту күзәтелә һәм бу сан республика өчен рекордлы булган 6,2%, 4,4% һәм 3,7% ны тәшкил итә (тәртип буенча).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International