Әлмәт транспорт идарәсе эш бирүче көнендә катнашты

2019 елның 31 мае, җомга

29 нчы майда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Әлмәт транспорт идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе катнашында "Эш бирүче көне"узды.

Бинаның беренче кат фойесында эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар предприятиенең кадрлар хезмәте белән очрашты. Килүчеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Әлмәт транспорт идарәсенең кадрлар хезмәте вәкиле дә "Эшсезләр мәктәбендә" катнашты, анда килүчеләргә эш шартлары, кандидатларга таләпләр турында сөйләде.

Әлмәт транспорт идарәсе түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: троллейбус йөртүче, кондуктор, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик (транспорт буенча), агрегатларны ремонтлау буенча слесарь, баш энергетик урынбасары, автоэлектрик.

Чарага 37 кеше килде, эшкә урнашуга 5 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International