Минзәләдә психологлар булачак аналарга файдалы киңәшләр бирә

2019 елның 31 мае, җомга

"Сезнең бәләкәч нәрсә тели?" мини-лекциясе Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан оештырылды.

Анда яңа туган балаларыннан иртә баш тарту очраклары, туучылар санын арттыру мәсьәләләре каралды. Еш кына баланың селкенүен сизүче хатын-кызлардан сабыйның нәрсә теләвен аңлап буламы, дигән сорау туа.

Психологлар сүзләренә караганда, хатын-кызның бурычы хәзерге вакытта бала өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау.

Дәрес вакытында комплекслы үзәк хезмәткәрләре булачак әниләргә "Маска" күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Мондый эш әнинең иҗади фикерләү сәләтен үстерә һәм эмоциональ фонны тотрыклыландыра. Чарада катнашучылар куяннарны ясаган вакытта тынычлануларын, билгеләп үттеләр.

Кызыклы һәм файдалы мини-лекцияләрдә 23 яшьтән алып 33 яшькә кадәрге алты хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International