Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Социаль хезмәткәр көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 7 июне, җомга

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Сезне чын күңелдән Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!

Татарстан Республикасы социаль яклау системасы – 9,5 мең хезмәткәрне, 120 дәүләт учреждениесен берләштерә, анда ел саен 200 меңнән артык кешегә кирәкле ярдәм оештырыла. Өйдә генә дә социаль хезмәткәрләр 18 меңнән артык өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга хезмәт күрсәтә. Республикада яшәүче 1,7 миллионга якын кешегә карата федераль һәм республика социаль ярдәм чаралары башкарыла.

Елдан-ел социаль эш формалары камилләштерелә, хезмәт күрсәтү спектры киңәя, аларның сыйфаты һәм файдалану мөмкинлеге арта, яңа фәнни методикалар һәм технологияләр кертелә, матди-техник җиһазлану дәрәҗәсе үзгәрә. Шул ук вакытта бернинди яңарышлар да да безнең тармакта булган төп үзенчәлекне – социаль хезмәткәрләрнең фидаи рухи сыйфатларын алыштырмый.

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркөнне түземлек, үз-үзеңне һәрвакыт дөрес, ипле тотуны һәм башка кешеләрнең проблемалары дөрес хәл итүне таләп итә.

Социаль яклау оешмаларына мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күбесе белгечләргә генә түгел, кайвакыт гади кеше ярдәменә дә мохтаҗ. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә катлаулы тормыш сынаулары алдында калган кешеләр тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга көч туплый.

 Хөрмәтле коллегалар, ярдәмчел, кешелекле булуыгыз, үз эшегезгә җылы һәм намуслы мөнәсәбәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, игелекле хезмәттә уңышлар һәм шатлык телим!

Гаиләгезгә тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән  тәэмин итү һәм социаль яклау   министры Эльмира Зарипова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International