Алабугада урнашкан “Доверие” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирәләр

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Кичә биредә “Җәйге уеннар” дип аталган чара булып узды. Ул балаларны янгын очракларында һәм суда үз-үзеңне тоту, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Александр паркында узган әлеге чарада авыр тормыш шартларында яшәүче һәм закон белән каршылыклары булган 15 бала катнашты. Алар белән бу көнне гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге психологлары шөгыльләнде.
Ачык һавада үткән бу “дәрес” өч этаптан торды. Башта балалар күңелле викторинаның янгын булганда, суда, урманда нишләргә кирәк дигән   сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң төсле акбурлар белән асфальтта бирелгән тематикага рәсемнәр ясадылар.
Өченче этап – спорт эстафетасы иде. Бу ярышта катнашкан һәркем бүләкләр алды.
Балалар сүзләренә караганда, кичәге күңелле “дәрес” алар өчен бик файдалы һәм кызыклы булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International