Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волейбол буенча мини-ярыш узды

2012 елның 31 июле, сишәмбе
Лаешта урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә волейбол буенча мини-ярыш узды. Бу көнне тернәкләндерү курсы үтүче инвалид балалар “яу кырында” үзәк хезмәткәрләре белән очраштылар.
“Көрәш” кызды, уенчылар азарт белән ярышты. Нәтиҗәдә, дуслык җиңү яулады.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, спорт ярышлары инвалид балаларның потенциаль мөмкинлекләрен үстерә. Ә күмәк уеннар аларның физик мөмкинлекләрен ачып кына калмый, ә бергәлек рухын камилләштерә, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен дә ныгыта.    
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International