Министрлыкта ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләтү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
2012 нче елның 27 нче июлендә Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Утырышның төп темасы – оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре. Утырыш министр вазифаларын башкаручы Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Утырышка бурычлы предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм тормыш сыйфатын арттыру, муниципаль оешмаларның керемнәрен  легальләштерү буенча җирле тармакара  комиссияләр рәисләре чакырылган иде. Нәтиҗәдә, бер предприятие эше – Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, ике эш – ТР Прокуратурасына җибәрелде. Ә башка оешмалар әлегә, бурычларын каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.  Координация советының чираттагы утырыш августның икенче яртысында булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International