Биш министрлык һәм ведомство вәкилләре ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләтү мәсьәләләрен тикшерделәр

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында биш министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу - хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау, сәүдә һәм сәнәгать, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, транспорт һәм юл хуҗалыгы  министрлыклары. Шулай ук утырышта ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре Ассоциациясе, ТР профсоюзлар Федерациясе вәкилләре дә актив  катнаштылар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International