«ВЗП Заволжья» ҖЧҖ эше Дәүләт Хезмәт инспекциясенә җибәрелде

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында кабаттан Яшел Үзәндә урнашкан «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ эше каралды. Исегезгә төшерәбез, Корсоветның узган утырышларында әлеге предприятие директоры берничә тапкыр инде РФ Хезмәт законнарын бозу очракларын бетерәбез дип сүз биргән иде. Әмма хәл бер дә уңай якка үзгәрмәгән. Бу бурычлы предприятиенең эшен караганда, утырыш әгъзалары «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ эшен Дәүләт Хезмәт инспекциясенә җибәрергә дигән уртак карарга килделәр. Биредә исә әлеге җәмгыять җитәкчесен дисквалификацияләү  мәсьәләсен тикшерәчәкләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International