Ике бурычлы предприятие эше ТР Прокуратурасына җибәрелде

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре  каралган социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Бу утырышта Түбән Кама районының ике предприятиесе аеруча зур кызыксыну тудырды. Тикшерү барышында бу оешмаларда һаман кабатланып килүче хезмәт законнарын бозу очраклары барлыгы беленде. Нәтиҗәдә, утырышта катнашучылар бу оешмаларның эшләрен  ТР Прокуратурасына җибәрергә кирәк дигән уртак карарга килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International