Министрлыкта ТР предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләү турында сөйләштеләр

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Агымдагы елның июль аенда Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.   Утырышта Казан, Түбән Кама, шулай ук Әгерҗе, Яшел Үзән районнарында урнашкан бурычлы оешмалар тарафыннан мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен һәм  хезмәт хакын вакытында түләмәү мәсьәләләре каралды. Әлеге бурычлы предприятиеләрнең икесенең эшен ТР Прокуратурасына җибәрергә, ә бер оешманы бөтен бурычларын да каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырырга дигән нәтиҗәгә килделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International