Чирмешән районында үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалтканнарны барлыйлар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районы "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Г.Шәрәфетдинова үз-үзләренә тулысынча хезмәт күрсәтә алмаучы гражданнарны,  хезмәт күрсәтү буенча тиешле төркемгә кертеп, социаль хезмәт алучылар белән типлаштыру уздырды.

192 кешегә, чит кеше ярдәменә бәйлелеген бәяләү буенча, шәхси бланклар тутырылды. Типлаштыру өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озакка сузылган карау-тәрбияләү системасын тормышка ашыру өчен үткәрелде. Бу - өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны, өлешчә яки тулысынча үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан инвалидларны яклау буенча комплекслы программа. Система үз эченә гаиләдә ярдәм күрсәтүне, өйдә социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүне, ярымстационар һәм стационар формаларда сиделка һәм патронаж хезмәтләрен җәлеп итүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International