Балтачның Яңгул авылында авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мәдинә Зариповага 26 май көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, Балтач үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Алар Мәдинә Зариповага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.