Бүген Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1-нче филиал китапханә хезмәткәре Дарья Миронова,Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү уңаеннан "Данлыклы хәрби урыннар буеннан" дигән виртуаль экскурсия үткәрде.
Әлеге сәяхәтнең максаты данлыклы хәрби урыннар турындагы белемнәрне баету, патриотизм һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә карата хөрмәт хисләрен үстерү.
Социаль хезмәт алучылар 12 герой-шәһәр маршруты буенча виртуаль экскурсиядә булды. Алар арасында Мәскәү, Ленинград, Сталинград, Одесса, Севастополь, Киев, Керчь, Новороссийск, Минск, Тула, Мурманск, Смоленск һәм Брест да бар иде.
“Герой-шәһәрләргә мәңгелек дан"дип исемләнгән электрон презентация караганнан соң, тыңлаучылар Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын искә төшерде. Экскурсантлар гади халыкның һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына багышланган мемориаллар һәм һәйкәлләрне карады. Катнашучылар үзләренең туган-тумачалары турында истәлекле вакыйгалар белән уртаклашты. Фронттан кайтмаганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Виртуаль экскурсия “Герой шәһәрләр"дигән китап күргәзмәсе белән тәмамланды. Бу чара катнашучыларда үз шәһәрләрендәге хәтер урыннарында булу теләге уянды.
Сәяхәттә 10 кеше катнашты.