2012 нче елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләме билгеләнде

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
2012 нче елның 21 нче июленнән ТР Министрлар Кабинетының № 618 нче карары белән 2012 нче елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләме билгеләнде. Җан башыннан исәпләгәндә республикабызда 2012 нче елның II кварталы өчен яшәү минимумы 5160 сумны тәшкил итә. Эшкә яраклы кешеләр өчен ул – 5639 сум, пенсионерларга – 3749 сум, балалар өчен – 5055 сум.
Шулай ук кулланылучы минималь бюджетның да күләме билгеләнгән. 2012 нче елның II кварталы өчен Татарстан Республикасында ул  9471 сумны тәшкил итә ( 2012 нче елның 21 нче июленнән ТР Министрлар Кабинетының № 619 нчы Карары).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International