Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәре китапханәсендә "Опека" комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен "Һөнәрләр калейдоскобы" дигән мавыктыргыч чара үткәрелде.
Уенда катнашу уенчыларга һөнәр күнекмәләрен практикада сынап карау мөмкинлеге бирде. Укучылар һөнәрләр турында яңа белемнәр туплады. Аралашу, командада нәтиҗәле эшли белү, уртак максатка ирешү өчен юл куя белү буенча күнекмәләр алдылар.
Тәрбиячеләр балаларга уен барышында һөнәрләр һәм әлеге һөнәр ияләре нәрсә белән шөгыльләнүләре белән таныштырды.