Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә кунаклар килде. Алар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтиҗә ясады.
Жюри төркемендә Яр Чаллы шәһәре пенсия фонды яшьләр активы рәисе К.Әхмәтҗанова, пенсия фонды профком рәисе Е.Петрусева һәм башкалар. Конкурста 203 бала катнашты, конкурстантлар арасында "Кояшкай", шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуның “Астра”, Минзәләнең “Умырзая” реабилитация үзәкләреннән балалар катнашты.
30нчы майда җиңүчеләргә, бәйгедә катнашканнарга бүләкләр тапшыралачак, балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм оештырылачак.