Татарстан башкаласында "Тавыш гармониясе" фестивале уза

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген Казанда " ТРО ВОСС мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы" коммерцияле булмаган оешмасы базасында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең "Тавыш гармониясе"("Гармония звука") Бөтенроссия академик музыка фестивале уза.

Чарада Россиянең 13 төбәгеннән - Вологда, Воронеж, Курск, Омск, Ярославль, Ульяновск, Чиләбе өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары, Башкортостан, Татарстан, Удмуртия һәм Чуашстан республикаларыннан 80 нән артык кеше катнаша.

2018 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең үзәк идарәсе тарафыннан расланган фестиваль Югары академия сәнгатен, рухи һәм традицияләрне саклау, үстерү, шулай ук яшь инвалидларга классик музыка белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту максатыннан үткәрелә.

Фестивальнең номинацияләре: "солистлар-вокалистлар", "Вокал дуэтлары һәм трио", "Вокаль ансамбльләр", "Академик хорлар", "Солистлар-инструменталистлар", "Инструменталь дуэтлар: трио, квартетлар", "Инструменталь ансамбльләр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International