Агымдагы елның икенче кварталыннан Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Бармак очларында дөнья" технологиясе уңышлы кулланыла башлады. Ул социаль хезмәт алучыларның вак моторикасын торгызуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
Еш кына өлкән яшьтәге кешеләр төймә төймәләгәндә, шнур бәйләгәндә дә кыенлыклар кичерә. Учреждениенең психологы Наталья Самаркина бозылган вак моторика проблемасын хәл итү өчен үз кул астындагы әйберләр белән профилактик күнегүләр үткәрә.
Күнегүләр ябыштыру, рәсем ясау, аппликация кебек иҗади эш төрләре белән бергә үрелеп бара. Чираттагы дәрестә эш координацияләү, игътибар һәм хәтерне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Мондый чаралардан соң тернәкләнүчеләрнең кәефләре яхшыруы күзәтелә.