Яшел Үзәндә яшәүче сигез эшсез кеше белем ала башлады

2019 елның 24 мае, җомга

22 нче майда автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" Яшел Үзән филиалы базасында "1С:Предприятие" программасы буенча группа ачылды.

Укуга эшсез саналучы 8 кеше һәм баласына 3 яшь тулганчы декрет ялындагы 2 хатын-кыз кереште. Ай буенча курс тыңлаучылар бухгалтер мәгълүматын эшкәртүне автоматлаштырырга ярдәм итүче "1С:Предприятие" программасы күнекмәләренә өйрәнәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International