Югары Осланда балалар өчен хәйрия бәйрәме

2019 елның 24 мае, җомга

Югары Осландагы "Бәхет территориясе иҗат киңлеге" күңел  ачу үзәге командасы белән берлектә социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Дөньяда иң мөһиме нәрсә? Тынычлык, гаилә, мәхәббәт һәм балалар" дигән хәйрия акциясе узды.

 Акция Югары Ослан муниципаль районы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Зур гаилә" программасы уңаеннан оештырды. 

Балалар әти-әниләре белән бергә уен мәйданчыгында җыелды. Биредә аларны төрле уен аттракционнары көтә иде, алар балаларда зур соклану уятты. Хуҗалар кунакларны татлы мамык белән сыйлады. Балалар рәхәтләнеп зиһен-зирәклекне арттыручы уеннар уйнады, батутларда, таучыкларда, коры бассейнда күңел ачты һәм бүләккә  аквагрим рәсемен алдылар.

Аниматорлар Рәзилә Яковлева һәм Виктория Әҗмоханова балалар белән күңелле конкурслар һәм бию уеннары үткәрде, аларга сабын куыгы тамашасы күрсәттеләр.

Чара ахырында балалар бүләккә ачык төстәге шарлар алды. Чара кызыклы һәм күңелле узды, барлык катнашучылар да канәгать калды, барысы да чиксез хис-тәэсир кичерде.

Әлеге чараның максаты гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен ныгытуга, гаилә ялын оештыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International