24 нче май көнне Россиядә Славян язуы һәм мәдәнияты көне. Шул уңайдан Мамадыш картлар һәм инвалидлар йорты китапханәсендә “Үз исемеңне кирилица яз” дип аталган акция утте.
Акциядә катнашучыларга үз исемнәрен борынгы шрифтлар ярдәмендә язып карарга тәкъдим ителде. Интернат йортында яшәүчеләр акциядә бик теләп катнашты, борынгы язуны бик кызыксынып өйрәнделәр.
Акциядә катнашучылар әлеге көннең башлангычы, хәзерге алфавитның барлыкка килүе турында бик кызыклы мәгълүмат тупладылар.