Авыл мәктәпләре укучылары арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру һәм һөнәри юнәлеш буенча эшне оештыру максатыннан, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге мобиль офисы Кадер һәм Түбән Биш мәктәпләрендә булды.
8-10 нчы сыйныф укучылары “Яңа вакыт – яңа һөнәр” чарасы үтте. Профконсультант Эльвира Степанова һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды, хезмәт базарына кирәкле профессияләр һәм нинди һөнәрләргә ихтыяҗ артуы хакында сөйләде.