Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов WorldSkillsInternational халыкара хәрәкәте президенты Саймон Бартли белән очрашты

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Очрашуда шулай ук WorldSkillsның Россиядәге рәсми операторы “Җәмгыятькә – мәгариф” фонды президенты Лидия Фролова, WorldSkillsның РФдәге техник делегаты Павел Черных, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин,  вице-премьер - ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Роберт Уразов  та катнашты.
Бүгенге очрашуны ачык дип белдереп, ТР Президенты WorldSkillsInternational халыкара хәрәкәте башлыгының Казанга килүенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. “Сезнең белән хезмәттәшлек бездәге югары технологияле җитештерүләр өчен яңа кадрлар хәзерләргә ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миннеханов. – Эшче белгечлекләр буенча ел саен 120 мең  кеше әзерләргә тиешбез. Безгә төбәк үсешенә туры килерлек хезмәт ресурслары балансы кирәк.”
Рөстәм Миннеханов шулай ук Татарстан җитәкчелегенең эшче белгечлекләр буенча дөнья чемпионатын Казанда үткәрергә  әзер булуы хакында да белдерде. “Бездә моның өчен югары технологияле җитештерүләр, кирәкле инфраструктуралар да җитәрлек”, - диде ул. Әмма шулай да чемпионатны үткәрүгә гариза бирү федераль җитәкчелек кулында дип тә искәртте.
 Саймон Бартли исә үз чиратында Казанда күргәннәр белән хәйран калуы, башкаланың әлеге  чемпионатны үткәрерлек потенциалы булу  хакында әйтте.
Ул,  2019 нчы елга планлаштырылган чемпионатны үткәрү урыны 2015 нче елда Бразилиядә үтәчәк WorldSkillsInternational ассамблеясында – Сан-Паоло шәһәрендә чемпионат ярышлары узганда билгеле булачак, дип сөйләде.  Чемпионатны үзләрендә үткәрергә теләк белдергән илләр гаризаларны ярышлар башланганчы   ярты елдан да соңга калмыйча тапшырырга тиешләр икән. Бу очракта чемпионат үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен һәм ярышлар узачак кандидат-шәһәрне билгеләү хокукы Россиянең үзендә кала.
Рөстәм Миннеханов Россия һәм Татарстан өчен эшче һөнәрләрнең престижын күтәрү мөһим мәсьәләләр рәтендә кала бирә дип белдерде. Бу уңайдан бүгенге көндә республика җитәкчелеге тарафыннан башлангыч һәм урта һөнәри белем дәрәҗәсен күтәрү буенча бик зур эшләр башкарыла. Президент WorldSkillsInternational эгидасы астында ярышлар гына түгел, башка төрле чаралар да уздырырга кирәк диде.
 “Сезнең эшегез Россия өчен әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия”, - очрашуны төгәлләп,  Саймон Бартлига Татарстан Президенты әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International