"Веста" үзәгендә "Ышаныч телефоны минуты" оештырдылар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева 10 балигъ булмаган бала өчен "Ышаныч телефоны минуты" дигән дәрес үткәрде.

Максат: ышаныч телефоны эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү; балаларны авыр тормыш хәлендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү.

Чара башында балалар ышаныч телефонын булдыру тарихы белән танышты. Белгеч балаларга ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык булуы, яшь, милләт, сәламәтлек торышына карамастан һәр кешегә ярдәм күрсәтә алуы, ышаныч телефонында ярдәм түләүсез һәм аноним булуы турында сөйләде.

Балалар телефонның теге ягында утыручы таныш булмаган кешегә ничек ышанырга кирәклеге турында сөйләште. Кайберәүләр өчен таныш кешеләр белән аралашу җиңелрәк булса, башка балалар өчен яңа танышулар кызыксыну уята һәм алар бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән иркен аралаша ала. Төрле фикерләр булуга карамастан, барысы да ышаныч телефоны эше бик мөһим, чөнки консультантлар балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә игелекле сүз һәм акыллы киңәш белән ярдәм итә алалар икәненә инанды. Балалар ышаныч хезмәте эшенең үзенчәлекләре турында белде. Авыр тормыш шартларында ашыгыч һәм психологик ярдәм алу өчен гомумроссия һәм региональ ышаныч телефоны номерларын белделәр.

Дәрес ахырында белгеч балаларга балалар өчен ышаныч телефоны эше турында буклетлар таратты һәм киңәш бирде: ышаныч телефонына шалтыратудан курыкмаска һәм хәлнең тагын да начаррак булуын көтмәскә кирәк, - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International