Кама-Тамагы районында волонтерлар ярдәме күрсәтелде

2019 елның 21 мае, сишәмбе

20 майда Кама Тамагының “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалы гаиләгә чыгу оештырдылар.

Волонтерлар өй тирәсен такталардан чистартуда булышты һәм тиз арада ул  такталарны ишегалдына күчерделәр.

Бала әнисе волонтерлар хезмәтеннән бик канәгать калды һәм гаиләгә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International