Спас картлар һәм инвалидлар йортында һәр көн үтәлергә тиешле кагыйдәләрне кабатладылар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Кичә Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Р. Шишкина тарафыннан “Сәламәтлек мәктәбе” уңаеннан “Һәр көн өчен кечкенә кагыйдәләр” темасына әңгәмә оештырылды.

Әңгәмә барышында тәрбияче интернатта яшәүчеләргә тормыш өчен иң кирәкле һәм файдалы булган шәхси гигиена һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында сөйләде.

Өлкәннәр әлеге темага фикер алышуда актив катнашты, сорауларын бирделәр һәм тәфсилле җаваплар алдылар.

Әңгәмә азагында барлык катнашучылар уртак фикергә килде: дөрес туклану һәм шәхси гигиена кагыйдәләре сәламәт тормыш рәвеше булдыруга зур йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International