Терроризм һәм экстремизмны кисәтү уңаеннан Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина "Нәрсә ул вандализм?" темасына дәрес үткәрде. Дәрес 11 нче социаль участокта узды, анда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала катнашты.
Очрашу башында белгеч балалар белән кечкенә генә әңгәмә үткәрде, балалар вандализм турында фикерләрен әйтте, вандаллар кем икәнен һәм аларның нинди максатларны күздә тотуларын сөйләде.
Алга таба дәрестә катнашучылар вандализм – үз-үзеңне тискәре тоту формаларының берсе, мәдәни һәм матди кыйммәтләрне мәгънәсез юкка чыгару икәнен белде.
Дәреснең мәгълүмати-хокукый өлешендә белгеч вандализм өчен РФ Җинаять кодексы тарафыннан җәза каралуына басым ясады.