Иҗади шөгыль балаларларның кәефен күтәрә, психологиясенә уңай тәэсир итә. Төрле иҗат белән шөгыльләнү алар өчен бик файдалы.Балаларр күңелләренә тынычлык алып,үз сәламәтлекләрен арттыра.
"Мондый хезмәттә бармаклар хәрәкәтләнә, баш мие эшчәнлеге яхшыра. Кеше күңеле тынычлана, кайгы һәм авырлыклар юкка чыга торган бу хезмәтне аеруча яратып башкарсаң, үзеңдә көч, дәрт табасың, яшәешкә матур, юякты уйлар белән карыйсың. Балалар өчен тозлы камыр белән эшләү бик кирәк һәм ул балаларны тынычландыра, аларның күңелендә яхшы, матур фикерләр тудыра", - ди белгечләр.
20 нче май көнне Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче 8 балага тәрбияче Н.Шишкина “Тозлы камырдан балык “ исемле дәрес уздырды. Һәр бала үз фантазияләреннән чыгып, бик матур, төрле төстә балыклар ясап, ябыштырып, әвәләү эшләре белән шөгыльлләнде.