"КазХимНИИ" АҖ хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча 1,2 млн сумнан артык бурычын түләде

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

Казан шәһәрендә урнашкан предприятиедә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Үз эшчәнлеген фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр тармагында гамәлгә ашыручы  "КазХимНИИ" АҖ 57 хезмәткәренә 1206,0 мең сум бурычын кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International