“Астра” тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

20 маенда  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Әкият кошы” дигән темага аппликация мастер-класс булып узды.

Шөгыльнең максаты балаларда күләмле аппликация ясау күнекмәләре үстерү, иҗади эш алымнарын күрсәтү.

Шөгыль башында рус халык әкияте  "Жар-птица" буенча әңгәмә уздырылды. Кошлар рәсемнәре буенча иллюстрацияләр күрсәтелде. Аннан соң “Аккош” аппликациясен ясадылар. Шөгыль бик матур һәм күңелле узды. Чарада 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International