"Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә куаклар утыртырга вакыт җитте

2019 елның 17 мае, җомга

Арчаның  "Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү  үзәгендә “Юмарт күңел” проекты кысаларында тәрбияләнүчеләрне төрле  үсентеләр үстерергә өйрәтәләр.

Иртә яздан  балалар  белән берлектә помидор һәм борыч утырттылар. Балаларны бигрәк тә орлыкларның шытып чыгулары, үсешләре кызыксындыра. Шуңа күрә,  яз көне  тәрәзә төбендә   үсентеләре үстереләр. Балалар турыдан-туры орлык чәчүдә һәм үстерүдә катнаша. Алар кечкенә бармаклары белән орлыклары чәчә һәм үсешен күзәтә.

Үсентеләрне теплицага чыгарыр вакыт җитте. Хезмәт белгече  Гөлнара Сәлихҗанова әйтүенчә, орлык утыртканда һәм аларның үсешен күзәткәндә, баларның бу өлкәдәге белемнәре ныгытыла. Уздырылган чаралар хезмәт тәрбиясенә зур этәргеч булып тора.

Шулай ук  - яңа тормыш тәҗрибәсе алу, әйләнә-тирәгә, табигатькә  сакчыл караш, хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү өчен  уникаль  мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International