Лаешта урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр

2012 елның 24 июле, сишәмбе
“Янгыннан ничек сакланырга?” –Лаешта урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тормыш иминлеге нигезләре буенча узган әңгәмә әнә шундый сорау белән башланып китте.
Янгын чыгу сәбәпләре, аны кисәтү һәм сүндерү юллары, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында да сөйләштеләр биредә.
Социаль педагог Ольга Гаврилова билгеләп үткәнчә, әлеге әңгәмә балаларны янгын вакытындагы куркыныч очраклар белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүне өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Шулай ук бу көнне куркынычсызлык техникасы буенча уку әсбаплары тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе дә эшләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International