Әлмәттә ике эш бирүче инвалидлар хезмәте өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидия алачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт мәшгульлек үзәге  ТР бюджетыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча инвалидларны эш белән тәэмин иткәннәргә хезмәт хакы чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү өчен субсидия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында эш бирүчеләргә сәфәр кылды.

Әйтик, 15 майда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләрнең инвалидлар хезмәте өчен түләү чыгымнарын раслаучы финанс кагаьләрен чагыштыру максатыннан "Первомайский" авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм "Татнефтепроводстрой "Төзелеш фирмасы" акционерлык җәмгыятендә булдылар.

Сәфәр нәтиҗәсе буенча мәшгульлек үзәге тарафыннан эш бирүчеләргә хезмәт урыннары белән тәэмин ителгән инвалидларга хезмәт өчен түләү чыгымнарының бер өлешен кайтаруга субсидияләр бирү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International