Халыкара гаилә көне һәм "Ныклы гаилә" проектын тормышка ашыру уңаеннан 15 май көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә чара оештырылды.
33 социаль хезмәт алучы гаилә турында әйтемнәр һәм мәкальләр искә төшерде, гаилә кыйммәтләре турында презентация карады, "Минем гаиләмнән дә яхшырагы юк" дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Ата-аналар тәрбия тәҗрибәсе белән һәм үзенчәлекле балаларны тәрбияләүдә очраган авырлыклар турында уртаклашты.
Мондый очрашулар һәр гаиләдә бердәмлек, үзара аңлашу һәм мәхәббәт тәрбияли!