Казанда "Әниләр марафоны"на йомгак ясадылар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Олимп” СК һәм “Тәртип FM” халык радиосы, “Татнет” Үсеш фонды һәм “Болгар” радиосы белән берлектә Халыкара гаилә көне алдыннан  “Әни - йорт учагын саклаучы фәрештә” проекты уздырды.

Бу бәйрәм  чарасы  социаль  челтәрләрдә яшь әниләр арасында оештырылды, “ӘНИЛӘР марафоны” ның йомгагы булды.  21 көн өчендә марафонда катнашучылар үзләренең балалар тәрбияләү  һәм үстерү  ысуллары  турында сөйләде, гаилә тормышы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Чарада катнашучылар өчен спорт-савыктыру эстафетасы, тематик һәм уен мәйданчыклары, сабын күбекләре тамашасы, концерт программасы әзерләнгән иде. Балалар һәм аларның әти-әниләре мәйданчыклар эшендә  рәхәтләнеп катнашты. Гаиләнең бердәмлеге, роле һәм мөһимлеге күрсәтелде.

Чара ахырында  “ӘНИЛӘР марафоны”нда җиңүчеләрне тантаналы  бүләкләү булды, оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык катнашучылар да дипломнар  һәм бүләкләр алды. “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлегеннән гаиләләр өчен чәй өстәле әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International