Баулы волонтерлары ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлады

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Бер максат белән бәйле..." чарасы Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылды.

2 нче урта мәктәпнең "Мәрхәмәтле йөрәк" волонтерлар отряды ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады. Бу бөтен ил, Россиянең  һәрбер гаиләсе өчен чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. Ветераннарны котлау матур традициягә әйләнде. Чөнки алар елдан-ел кими бара.  Җиңү китергән кешеләр алдында бурычлы булуыбызны истә тотарга кирәк! Балалар белән очрашуга ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Алексей Пронин, Рәмзия Кагирова, Рәмүзә Салихова, Вари Шакиров килде.

Балалар хөрмәтле ветераннарны зур кызыксыну белән тыңлады, сугыш хәрәкәтләре, хатын-кызларның һәм балаларның тылдагы хезмәте турында сөйләде, концерт номерлары җырлар, шигырьләр һәм биюләр әзерләделәр.

Бәйрәм ахырында балалар ветераннарга үз куллары белән ясалган Георгий тасмалары һәм канәферләр тапшырды. Очрашу бик җылы атмосферада узды, ветераннар балаларны шатланып каршы алдылар һәм күз яшьләренә кадәр котлау сүзләренә сөенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International