"Изгелек" үзәгендә  "Дартс" уены буенча ярыш

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Татарстан Республикасы инвалидларының "Спорт хәрәкәте"  төбәк иҗтимагый оешмасы һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм җиңү көненә багышланган “Дартс” уены буенча ярыш үткәрелде.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе булдыру, дартс уенын  популярлаштыру һәм социаль хезмәт алучыларның  ялларын оештырырга өйрәтү иде.

Ярыш башланыр алдыннан оештыручылар барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады, дартс уены кагыйдәләре белән таныштырды һәм куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрде. Барысына да дротикларны сынап карау мөмкинлеге бирелде  һәм катнашучылар кызыклы уенга актив кушылдылар. Ярыш дуслык атмосферасында узды.

Баллар санына карап җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга мактау грамоталары,  медальләр тапшырдылар һәм татлы призлар бирелде.

Турнирда катнашучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калды. Чарада 26 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International