Әлмәт торба заводы пенсия алды хезмәткәрләрен укытуны оештыруга гариза бирде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6  майда Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә "Әлмәт торба заводы" акционерлык җәмгыятеннән пенсия алды яшендәгеләрне укытуны оештыру чараларын гамәлгә ашыруга субсидияләр алу өчен гариза килде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге комиссиясе субсидия алу өчен бирелгән гаризаны ике көн эчендә караячак. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан уңай карар кабул ителгән очракта Әлмәт торба заводының пенсия алды яшендәге 43 хезмәткәре, "Өлкән буын" Федераль проектының "Демография" милли проекты кысаларында һөнәри белем алуга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International