“Истәлекле урыннарны төзекләндерү - тыныч тормыш өчен көрәшеп корбан булганнар истәлегенә хөрмәт һәм рәхмәт белдерүнең кечкенә генә өлеше", - ди Әгерҗе "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютындагылар.
Бөек Җиңү көне алдыннан һәр елны олы яшьтәге балалар белән тәрбияче, хезмәт инструкторы А.Егоров җитәкчелегендәге “Наз” социаль приютының“Чишмә” волонтёр отряды “Беркем дә онытылмый” исемле акция уздыра.
Алар билгесез солдатларның каберлекләрен чистарту һәм яхшырту эшләре алып бара. Балаларың эшләре бик күп булды, ләкин һәр эш нәтиҗәле һәм көйле, җайлы барды. Приютта тәрбияләнүчеләр юлларны тигезләделәр, агачларны агарттылар, каберлек өсләреннән узган елгы яфраклардан чистартты. Каберлекләрне һәм һәйкәлләрне төзекләндерделәр. Волонтёрлар, матур, якты тормыш, чиста һава, ышаныч бүләк итүче корбаннарыбыз алдында менә шулай үзләренең бурычларын үти. Бу акциядә 5 бала катнашты.