Лениногорскида Җиңү көненә багышланган чаралар узды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

6 майда Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Җиңү көненә багышланган берничә акцияләр үткәрде.

"Георгий тасмасы" акциясе, социаль хезмәт алучылар белән Мәңгелек ут обелискына чәчәкләр салу, волонтерлар белән бергә җирләү урыннарын җыештыру оештырылды. Барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына хезмәткәрләрнең балалары ясаган котлау открыткалары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International