Яңа Чишмә районы укучылары өчен батырлык дәресе үткәрелде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендә "Батырлык дәресе" булып узды.

Чарада төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Бүгенге балаларга сугышның ни икәнлеген, аның халыкка күпме хәсрәт китерүен аңлау авыр. Чараның төп максаты - балаларга сугыш чоры фаҗигаләре турында, ул вакыттагы балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгын җиткерү.

Бу очрашуга Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Гордеев Юрий Евставьевич та чакырылды. Сугыш беткәндә аңа 7 яшь булган. Хәтта шундый кечкенә балалар да басуда башаклар җыйган, “әни шул башаклардан җәймәләр пешерә иде” – дип сөйли Юрий Евставьевич. Кунаклар хәрби балачак, ачлык,тормыш газаплары турында бәян итте. Ә балалар үз чиратында шигырьләр сөйләделәр һәм сугыш җырлары җырладылар. Сугышта һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу очрашу балалар хәтерендә озак сакланыр, чөнки ул эмоциональ һәм ихлас узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International