Эшсез татарстанлыларга 43093 вакантлы урын бар

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Республикабыз оешма-предприятиеләренә  43093 эшче кирәк. 12 сеннән  18 нче июльгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3620 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр. Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 22718. 7006 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 3002 урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 24320 татарстанлы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,56 кеше тәшкил итә.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International