Татарстанда 24320 эшсез кеше бар

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 24320 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 12 сеннән  18 нче июльгә кадәр булган вакыт аралыгында 1026 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 144 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган.
Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 20 кешегә кимегән. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе  1,19% ны тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International