Эшсезлек дәрәҗәсе 1,19 %ка кимегән

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Татарстанда  эшсезләр саны кимү күзәтелә. Бүгенге көндә республика буенча тулаем алганда бу күрсәткеч 1,19%ны тәшкил итә. Гадәттәгечә иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында саклана. Биредә ул 7,98%. Әмма шулай да, билгеләргә кирәк, узган хисап вакыты белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч бераз кимегән.
Чистай, Яшел Үзән моношәһәрләрендә дә югары эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән. Монда ул 4,78 һәм 3,65 % тәшкил итә. Эшсезлек белән көрәштә иң алдынгылар рәтендә исә Лаеш бара – 0,29%.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International