Иң күп эштән китүчеләр саны эшкәртүче җитештерү тармагында күзәтелә

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
5 нче июльдән алып 11 нче июльгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 133 кеше эштән киткән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен,  күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү,  мәгариф тармакларында 72 һәм 38 кеше вазыйфаларыннан азат ителгән. Республика буенча исә узган атнада җәмгысе 494 кеше эшсез дип танылган, шуларның 317 се - эш урынын үз теләкләре белән калдырып киткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International