Казанда 23327 ачык вакантлы урын бар

2012 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
5 нче июльдән 11 нче июльгә чаклы вакыт аралыгында республикада 4540 вакансия теркәлгән. Гомумән Татарстан буенча 45383 эш урыны исәпләнә. Казанда 6319 теркәлгән  эшсезләргә 23327 вакансия туры килә. Моңа охшаш хәл башкалада гына түгел, республиканың күп кенә районнарында да күзәтелә. Мисал өчен, Лаешта эш бирүчеләр тарафыннан 998 вакансия белдрелгән, Яр Чаллыда 3017 эш эзләүчегә 8094 вакансия бар. Шулай итеп, республикада бер эшсезгә 1,9 вакансия туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International