Кичә Казаннан Краснодар краенда зыян күрүчеләр өчен гуманитар йөк төялгән дүрт машина юлга чыкты

2012 елның 18 июле, чәршәмбе

Аларда Татарстан республикасының предприятие һәм оешмалары, шулай ук физик затлары тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм алып баралар. 

Крымск шәһәрендә зыян күргән илдәшләргә он, макарон эшләнмәләре, ярма, шикәр, юа торган һәм шәхси гигиена чаралары, шулай ук памперслар, бияләйләр, урын-җир кирәк-яраклары һәм хатын-кыз, ир-атлар өчен өс киемнәре җибәрделәр.

Бүген гуманитар йөк төялгән соңгы машина юлга чыгар дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International