25 апрельдә Зәйнең "Шатлык" социаль үзәге 6нчы мәктәп базасында мәгълүмати-танып белү чарасы оештырды.
Быел Чернобыль атом электростанциясендәге авариягә 33 ел тула. Балаларга әлеге афәт тарихы турында сөйләделәр.
Чернобыль фаҗигасе турында онытырга ярамый. Чернобыль бөтен кешелек өчен дәрес булды, ди чараны оештыручылар. Атом-төш энергетикасының ышанычлылыгы һәм иминлегенә карата таләпләрне җитди яңадан карарга мәҗбүр итте. Һәрвакыт үз бурычын намус белән һәм кыю үтәгән кешеләрне: станциядә ут белән көрәшкән янгын сүндерүчеләрне, хәрби хезмәткәрләрне, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан төзүчеләрне истә тотарга кирәк. Аларның күбесе башкалар тормышы өчен үз тормышын корбан иткән.
Балигъ булмаганнар белән очрашуда Санин Владимир җитәкчелегендәге "Чернобыльчеләр берлеге" иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә шул фаҗигале вакыйгалар турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Яшүсмерләр кунакларның батырлык турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңлады, гражданлык бурычларын намус белән үтәгән кешеләрнең, бөтенхалык ихтирамына һәм мәхәббәтенә лаек булуын аңладылар.